5 март 2015 яңалыклары
-
Ибраһимовлар – Бөгелмә районының горурлыгы
Бүгенге көн герое Флүр Ибраһимов - республиканың иң яхшы гаилә фермасы җитәкчесе. Моны күптән түгел басылып чыккан "Татарстанның гаилә фермалары" исемле китап та дәлилли. Флүр Ибраһимов исеме анда Бөгелмәнең алдынгы гаилә фермасы җитәкчесе буларак кергән. Быел Флүр Ибраһимовның гаилә фермасының беренче юбилее - ачылуына 5 ел тула. Эшне башлап җибәрү...
-
НУР СИБҮЧЕ КАЛӘМ ИЯСЕ
2015 ел - Әдәбият елы кысаларында, 27 февраль көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Саба районында яшәп иҗат итүче ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу булып узды. "Нур сибүче каләм иясе" дип исемләнгән бу әдәби кичәне китапханәнең татар әдәбияты...
-
Әгәр хезмәт хакыгыз “конвертта” икән...
Рәсми булмаган хезмәт хакы алу, хезмәт килешүләре төземәү, яисә рәсми булмаган мәшгульлекнең башка төрләре турында ни дә булса беләсез икән, 6-94-00 телефоны аша - Бөгелмә муниципаль районының, 4-17-60 телефоны аша халыкны эшкә урнаштыру үзәгенең "кайнар телефон линиясе"нә хәбәр итә аласыз.
-
Халыкка хезмәттә
"Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль унитар бюджет оешмасы Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге үзенең 20 еллыгын бәйрәм итте.
-
Нотариус кабул итә
2015 елның 12 мартында "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегендә (адрес: М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә), халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында, 13 сәгатьтән 17 сә-гатькә кадәр нотариус Н.С. Әбҗаббаро-ва гражданнарны кабул итәчәк. 4-03-99 телефоны буенча шылтыратып, алдан язылып кую кирәк.